Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Акыллы тавыш бирү» кушымтасыннан файдаланучыларның шәхси мәгълүматлары интернетка эләгергә мөмкин

Кушымтадан аноним рәвештә кулланып булмый.

«Акыллы тавыш бирү» — «Умное голосование» кушымтасын эшләүчеләр әйтүенчә, файдаланучыларның шәхси мәгълүматлары урланудан якланмаган, дип яза РИА Новости. Бу хакта агентлыкка юрист Илья Ремесло хәбәр иткән.

Эксперт билгеләп үткәнчә, privacy policy бүлегендә мәгълүмат өченче якка тапшырылырга мөмкин дип язылган.

Аноним рәвештә файдаланырга мөмкин булмаячак, чөнки кушымтаны телефонга күчереп алу өчен Google яки Apple аккаунты булу шарт, ә ул үз чиратында мобиль телефонга бәйләнгән, дип белдерә юрист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев