Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга 2019 ел өчен «ТРның иң төзек торак пункты» республика конкурсында икенче урынны алды

Бәйгедә шәһәрне төзекләндерү юнәлешендә соңгы вакытта булган үзгәрешләр исәпкә алынган.

Алабуга 2019 ел өчен «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында икенче урынны алды. 
Утырыш нәтиҗәләре буенча «45-100 мең кеше яшәгән торак пункт» категориясендәге конкурс комиссиясе икенче урынны Алабуга шәһәренә бирде. Монда Алабугада шәһәрне төзекләндерү юнәлешендә соңгы вакытта булган үзгәрешләр исәпкә алынган. Шәһәр чәчәк ата, төзекләндерелә, йортлар, юллар һәм тротуарлар төзелә. Парклар, скверлар һәм иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә һәм төзекләндерелә. Исегезгә төшерәбез, берничә ел дәвамында Алабуга республиканың иң төзек торак пункты исеменә конкурсларында призлы урыннар яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев