Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга 5 миллион сумга коммуналь техника сатып ала

Алабугада коммуналь җиһазлар сатып алуга 5 миллионнан артык акча бирелде. Шуның зур өлеше, ә аныклап китсәк, 3 миллион сумы комплекслы юл чистарту машинасы алуга тотылачак.

"Бу махсус техника нигездә кышлыкта шәһәр урамнарын кардан чистартачак, әмма кирәге чыкканда башка сезоннарда да кулланылачак,"- шәһәрне төзекләндерү предприятиесендә менә шулай дип аңлаттылар.
Тагын 2,6 миллион сумы кардан арындыру өчен кирәкле ротор һәм урамнарга сибү өчен тотылучы реагентлар сатып алуга бүленгән.
Шул рәвешле, Алабугада кышлыкта махсус техниканы арендалау инде өлешчә генә булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр урамнарны чистарту өчен шәһәребезгә монда урнашкан төрле предприятиеләрдән техниканың күбесен арендаларга туры килә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев