Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен спартакиада

Җиңел атлетика манежында "Сәламәт бул, мөгаллим!" дип аталган сәламәт яшәү рәвеше фестивале узды. Анда Алабуга муниципаль районының мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләреннән 24 команда катнашты.

Ярышларда катнашучылар максатка ирешүдә үзләренең бөтен физик сыйфатларын күрсәтте. Ольга Шуралева һәм баш судья Наталья Немтырева җитәкчелегендә, физик тәрбия һәм йөзү буенча инструкторларның хөкемдарлар коллегиясе "Төшермә - илтеп җиткер", "Төз укчы", "Күңелле туп", "Үзең сайлап ал" эстафеталарында тизлек һәм кыюлыкка бәя бирде. Фестиваль нәтиҗәсе - катнашучыларның төрле номинацияләрдә җиңүе булды: иң алдынгы команда - 3 нче балалар бакчасы; иң креатив команда - 5 нче; иң дус команда - 6 нчы; иң позитив команда - 12 нче; иң кабатланмас команда - 13 нче; иң нык команда - 14 нче; иң җитез команда - 16 нчы; иң оешкан команда - 18 нче; иң күңелле команда - 20 нче; иң актив команда - 22 нче; иң хәрәкәтчән команда - 24 нче; иң спортчы команда - 25 нче; иң дәртле команда - 26 нчы; иң кыю команда - 27 нче; иң эрудицияле команда - 28 нче; иң өлгер команда - 29 нчы; иң көчле команда - 30 нчы; иң тизлекле команда - 31 нче; иң яхшы команда - 32 нче; иң интеллектуаль команда - 33 нче; иң яшь команда - 34 нче; иң сәләтле команда - 35 нче; иң җиңүгә ирешүчән команда - 36 нчы; иң гаҗәеп команда - 38 нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев