Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар йорты каршындагы ата-аналар мәктәбендә 322 кеше укыды

Балалар йорты базасындагы мәктәп 2012 елдан эшли.

Балалар йорты директоры Елена Гырдымова хәбәр итүенчә, җәйге урып-җыю башланыр алдыннан, бу мәктәп белгечләре район авылларында кайбер чаралар үткәрергә ниятли. Үткән елда "Пока все дома" программасы булышлыгы белән балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең сигезенә видеопаспорт ясалган һәм балаларның бер өлеше гаилә тәрбиясенә алынган.

Балаларны гаиләгә тапшыру буенча учреждение республикада инде ничәмә ел рәттән алдынгы урынны били. Соңгы биш ел эчендә Алабуга балалар йортыннан 157 ятим бала опекага бирелде. 5 очракта хезмәткәрләр биредә тәрбияләнүчеләрнең Россия төбәкләрендә яшәүче туганнарын тапкан һәм балалар үзләренә туган тиешле гаиләләргә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев