Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов туры эфирда халык сорауларына җавап бирде

Кичә район башлыгы Геннадий Емельянов алабугалыларның торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларына туры эфирда җавап бирде.

Аның сүзләренә караганда, май аенда "кайнар элемтә" нәтиҗәле эшләде. Соңгы вакытта шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләрдән сораулар күбәйгән. Геннадий Емельянов Алабуганың тарихи өлешендә дә коммуналь торакта тиешле тәртип урнашачагына ышаныч белдерде.

"Кайнар элемтә" телефонына бер сәгать эчендә генә дә 17 кеше шалтыратты. Алабугалылар күп фатирлы йортларны төзекләндерү, кайнар һәм салкын суның тәэмин ителеше, гомуми йорт исәпләүләре, юллар төзелеше, Радуга микрорайонына газ кертү буенча сораулар бирә. Бар сораулар да беркетмәдә теркәлгән, эфирда яңгыраганмы-юкмы, алар хәл ителәчәк.

Ахырда район башлыгы Геннадий Емельянов "кайнар элемтә"дә актив катнашканнры өчен алабугалыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев