Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга беренче туристик теплоходны каршы алды

9 майда Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге хезмәткәрләре туристлар белән беренче теплоходны каршы алды.

Чулман елгасында язгы су күтәрелеше мулдан булганлыктан, быел теплоход Түбән Кама шәһәренә килеп туктаган. Моннан, музей-ядкәрлек экскурсоводлары озатуында, туристлар Алабугага җибәрелгән.

Мәскәүдән, Түбән Новгородтан һәм Самарадан 60 кеше АДМЯ музейларында булды һәм Алабуга буенча күзәтү экскурсиясендә катнашты. Кунаклар фикеренчә, алар безнең калага килүләреннән һәм аның күренекле урыннарын күрүләреннән бик канәгать калганнар һәм туристлар Алабуга белән соклануларын яшермәделәр. Теплоходта килүче туристларның чираттагы төркемен музей-ядкәрлектә иртәгә, 12 майда, каршы алачаклар. Алар берьюлы 3 теплоходта килеп туктаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев