Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга "Безнең Җиңү көне" җыр марафонына кушылды

"Алабуга" җыр һәм бию ансамбле солистлары "Җиңү көне" җырын татар телендә башкардылар.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте "Безнең Җиңү көне" җыр марафонына кушылдылар.

"Алабуга" җыр һәм бию ансамбле солистлары "Җиңү көне" җырын татар телендә башкардылар. Ансамбль җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева.

Җыр марафоны 25 апрельдә Идел буе федераль округында старт алды. Анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, туган телләрендә танылган җыр башкаралар. Акциядә Идел буе федераль округының 14 төбәге катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев