Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга" өчен 1,8 миллиард сумлык торак комплекс төзиләр

Комплекс 40 коттеджны, күпфатирлы ике торак йортны, бассейнлы мәктәпне һәм балалар бакчасын үз эченә ала.Төзелеш 2015 елның 1 ноябренә кадәр тәмамланачак.

Татарстанда "Алабуга" махсус икътисадый зона компания-резидентлары хезмәткәрләре өчен аренда торагы комплексына 1,8 миллиард сум акча кертелде. Бу хакта ТАСС агентлыгына Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев хәбәр итте. "Комплекс 40 коттеджны, күпфатирлы ике торак йортны, бассейнлы мәктәпне һәм балалар бакчасын үз эченә ала.Төзелеш 2015 елның 1 ноябренә кадәр тәмамланачак. Барлык объектларның, шул исәптән инженерлык челтәрләре һәм автоюлларның гомуми бәясе 1,8 миллиард сум тирәсе",- диде ул.
Аның сүзләренчә, комплексның дүрт скважина белән тәүлегенә 240 кубометр су чистарта һәм әзерли торган хосусый станциясе дә, шулай ук агынтыларны биологик эшкәртүче локаль чистарту корылмалары да бар. Төзелешнең заказчысы буларак МИЗ үзе чыгыш ясады, финанслау "Алабуга"ның устав капиталыннан тормышка ашырыла. Ә ул федераль һәм төбәк бюджеты средствосы хисабына формалаша.
"Алабуга"ның масса-күләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Михаил Миронов сөйләп үткәнчә, торак объектларының күп өлеше инде төзелгән һәм ширкәт-резидентлар хезмәткәрләренә бирелгән. "Хәзерге моментка коттеджларның яртысы тирәсе һәм фатирларның бер өлеше файдалануга тапшырылган",- дип төгәллек кертә Миронов. Ул МИЗда торак инфраструктура объектларының сафка кертелүе хакында әйтеп узды. Болар - 80 урынлы балалар бакчасы һәм чит ил белгечләре өчен Идел буенда беренче халыкара мәктәп. Биредә белем бирү инглиз телендә алып барыла.

«Алабуга» - Россиядә сәнәгый-җитештерү тибындагы ифрат эре махсус икътисадый зона. Ул Татарстанның Алабуга районында 2005 елда төзелә башлый. МИЗның мәйданы 40 квадрат километр тәшкил итә. "Алабуга"да 45 резидент эшли, 2015 елның 1 гыйнварына үзләштерелгән инвестицияләр күләме 86,9 миллиард сум булды. Шул исәптән аның 28,2 миллиарды - 2014 ел дәвамында үзләштерелгән сумма. МИЗ предприятиеләре тарафыннан 2005 елдан башлап 133 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев