Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга даруханәләре хастаханәгә тонометрлар бүләк итте

Шәһәрнең берничә даруханәсе медицина җиһазлары һәм медицина әйберләре сатып алуда ярдәм күрсәткән.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә сәнәгать предприятиеләре өчен диспансерлаштыру кабинеты оештыру белән бәйле рәвештә, шәһәрнең берничә даруханәсе медицина җиһазлары һәм медицина әйберләре сатып алуда ярдәм күрсәткән. Алар шәһәр хастаханәсенә стетоскоплы механик тонометрлар тапшырды. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тонометр медицина учреждениеләрендә дә, өй шартларында да артериаль кан басымын үлчәү өчен билгеләнгән. 

Алабуга район үзәк хастаханәсендә бу приборларга ихтыяҗ бар иде, шуңа күрә, яңа тометрлар, табиблар өчен пациентларның кан басымын билгеләүдә яхшы ярдәмчеләр булачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев