Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга дәүләт автоинспекторлары күп балалы гаиләгә балалар өчен автокресло тапшырдылар

Бүгенге көндә балалар өчен тотып тору җайланмалары балалар травмасын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

«Бала-төп пассажир!» профилактика чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирлар ташу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча комплекслы чаралар үткәрә.
Шул уңайдан ЮХИДИ һәм"юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ хезмәткәрләре күп балалы Бәдретдиновлар гаиләсенә балалар өчен махсус җайланма тапшырдылар.
Бүгенге көндә балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар травмасын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.
Узган ел Алабуга районында юл-транспорт һәләкәтендә 20 бала зыян күргән, шуларның 12се пассажир булган. Алар арасында һәлак булучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев