Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре быел беренче туристлар теплоходын каршы алды

Ул 24 июньдә яңа пристаньгә килеп туктады.

24 июньдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре быел беренче туристлар теплоходын каршы алды.
Профилактиканың барлык чараларын үтәп, Самара, Оренбург, Геленджик, Воркутадан килгән 50гә якын туристка экскурсия оештырылды. Кунаклар Иван Шишкин музей-йортында, Марина Цветаева истәлегенә багышланган йортта, Алабуга шәһәрчегендә һәм башка җирләрдә булды. «РосВояж» компаниясенең «Алексей Толстой» теплоходы беренче тапкыр Алабугада «КОНТ» ҖЧҖ Санкт-Петербург компаниясе ярдәмендә төзелгән яңа причалга килеп туктады. 30 июньдә Алабуга причалына «Водоход» компаниясе теплоходы киләчәк. Алабуганың Роспотребнадзор идарәсеннән хәбәр итүләренчә, барлык эпидемиологик таләпләр үтәлсен өчен музей-ядкарьлек хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев