Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләренә “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” истәлекле билгеләре тапшырылды

Истәлекле билгеләрне Алабуга районы җитәкчесе Рөстмә Нуриев тапшырды.

Халыкара музейлар көнендә бүләкләр генераль директорның финанс һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Диләрә Умаровага, И.И. Шишкин музей-йорты мөдире Лариса Башкирова һәм Шәһәр тарихы музееның фәнни хезмәткәре Равилә Брусковага тапшырылды.

– Мин музей-ядкарьлекнең хезмәт коллективын һәм шәхсән генераль директор Гөлзада Руденконы чын күңелдән котлыйм. Төрле тармакларда мондый кешеләрнең булуы безнең перспективаларны гарантияли. Музей-ядкарьлек булдырылу – районыбыз үсеше өчен төп позицияләрнең берсе. Бездә музей эшенең алга киткән булуы белән горурланабыз, – диде район җитәкчесе Рөстәм Нуриев.

Билгеләп үтик, 18 майдан республика музейлары янә ачылды. Әмма чикләүләр өлешчә генә бетерелгән. Музейларда экскурсияләр бары тик биш кешедән артык булмаган төркемнәр өчен, музей-ядкарьлек территориясендә исә кеше саны 10нан да артмаган төркемнәр өчен үткәрелә. Шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри шарт булып тора. Музейларга керү юлында кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар урнаштырылган. Сүз уңаеннан, үзизоляция вакытында музей-ядкарьлек хезмәткәрләре экскурсияләрен яңарткан, аларны яңа фактлар белән тулыландырган, яңа мастер-класслар һәм Алабуга буенча тематик турлар эшләгәннәр. Музей-күргәзмә объектлары сәгать 9.00дән сәгать 18.00гә кадәр ачык, ял көне – дүшәмбе.

– Безгә музей ишекләрен ачарга рөхсәт иттеләр, бераз үзгә форматта булса да, килүчеләрне кабул итү мөмкинлеге барлыкка килде. Быел без ел саен үткәрелә торган “Музейлар төне”н шулай ук яңа форматта – онлайн режимында уздырдык. Әйтик, 16 майда иртәнге сәгать 9дан һәм төн уртасына кадәр безнең музейларда виртуаль рәвештә 51 меңнән артык кеше булып китте, ә республика буенча барлыгы 270 мең кеше булган, – диде Гөлзада Руденко.

Хәзер Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге составына 16 музей-күргәзмә объекты керә, ел саен 15 мең экскурсия уздырыла, музей-күргәзмә объектларына баручыларның гомуми саны 500 000 кешедән артып китә. Ел саен музей-ядкарьлек хезмәткәрләре 400дән артык массакүләм һәм мәдәни-белем бирү чаралары үткәрә. Хәзерге вакытта исә Татарстанда тиңдәше булмаган Балалар музей-белем бирү үзәген булдыру буенча ремонт реставрация эшләре дәвам итә.

Сүз уңаеннан, быел җәй Алабугада даими пассажирлар причалы барлыкка киләчәк, бу туристлар санын арттыру өчен бик яхшы мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев