Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга эшкуарларына интернет-сәүдә турында сөйләделәр

Шәһәр Мәдәният сараенда эшмәкәрләр белән очрашу булды, ничек Интернетта сәүдә итүгә күчәргә, аларга шул хакта сөйләделәр.

Чараның спикеры булган Юлиана Гордон интернет-бизнеста 2005 елдан бирле. Аның сүзләренә караганда, соңгы елда интернет аша сатып алулар сизелерлек арткан.
− Хәзер дөнъя икътисадында интернет-сәүдә кебек тиз үсә торган бер өлкә дә юк. Бу үзгә мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Теләсә кайсы үсеш мәңгелек түгел, ул бетә, − дип аңлатты ул чара башланганда.
Юлиана Гордон әйтүенчә, кешеләрнең бүген кибетләргә йөрисе килми, алар бар әйберне бер урында алырга тели. Шуңа да үз эшеңне киңәйтү өчен сәүдәнең интернет-мәйданына чыгу — иң нәтиҗәле ысулларның берсе.
− Бүген Интернет аша сәүдәнең 53 процентка якыны маркетплейслар, калганы интернет-кибетләр аркылы бара. Әлеге саннардан чыгып, шуны киңәш итә алам: үз кибетеңне "глобаль пәрәвез"дә үстерә аласың икән, бу вариантны да читкә какмаска кирәк, − диде ул.
Шул ук вакытта Юлиана Гордон оффлайн-сәүдәдән дә баш тартмаска кирәклеген ассызыклады, чөнки бу комбинация эшкуарлыкны яхшы үстереп, югары табыш китерергә мөмкин. Үрнәк өчен ул натураль косметика җитештерүчене мисалга китерде. Ул үз эшен 50 квадрат метр мәйданнан башлаган, маркетплейсларга, шул исәптән чит илләрнекенә дә чыккан, ләкин гадәти кибетләрдә сатуны да туктатмаган. 
Интернетка уңышлы чыгуның бердәнбер очрагы гына түгел бу. Моны үзмәшгуль кешеләр дә булдыра. Балигъ булмаган татарстанлы, мәсәлән, кыйммәтле телефонга акча эшлим дип, танылган Кытай сайтыннан кайтарылган балалар комбинезоннарын сатарга булган. Аларны бер атна эчендә алып бетерәләр, һәм малайның башына шундый фикер килә: шундый ук костюмнар тегә торган ателье ачарга. Аңа әлегә 18 яшь тулмаган, шуңа күрә әнисе белән бергә ул үз эшен булдырган.
− Хәзердән үк үз киштәгезне эзләгез, Интернетта сатуга чыгыгыз. Бер тапкыр вакытында эшләү яхшырак. Аларның кулыннан килгән икән, сез дә булдырачаксыз, − дип чакырды Юлиана Гордон.
− Юлиана Сергеевна — интернет-сәүдә турында барын да белә торган кеше. Озакламый кибетләргә йөрүдән туктавыбыз да бар. Хәзер сатучының үзенә генә түгел, ул яшәгән тирәлеккә дә үсәргә мөмкинлек бирә торган маркетплейслар күп. Бүген белгәнне гамәлдә куллансак, Алабуга да үсәчәк, − диде очрашуда катнашкан райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев