Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга госпитале җитәкчесе COVID-19 белән бәйле вәзгыятьне шәрехләде

Алабуга СOVID-госпиталендә бүгенге көндә 82 кеше дәвалана.

Алабуга COVID-госпиталендә бүгенге көндә 82 кеше дәвалана.
Бу хакта госпиталь җитәкчесе Азат Гайсин хәбәр итте. «Бүгенге көндә пациентлар арасында үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар юк. 28 кеше кислород терапиясендә. Авыруларның уртача яше — 50-60 яшь», — дип сөйләде Азат Гайсин. Аның сүзләренә караганда, алабугалыларга социаль аралыкны саклауны дәвам итәргә, битлек кияргә, кулларны җентекләп юарга кирәк. «Бу шартларны үтәгәндә — COVID-19 белән зарарлану куркынычы минимумга кадәр кими», — дип аңлатты госпиталь җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь шәһәребездә июнь аенда эшли башлады. Ул Алабуга бала тудыру йорты базасында урнашкан. Дәвалау оешмасына авыруларны Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш һәм Менделеевск шәһәрләреннән алып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев