Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов алабугалыларны Ураза бәйрәме белән котлый

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим! Мөхтәрәм алабугалылар, мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуЛаһи үә бәрәкәтүһү!

Сезне Алабуга мөхтәсибәте һәм шәхсән үземнең исемемнән барыгызны да Ураза-гаете белән тәбриклим.

Әйе, бу ел уразасы, бу ел Рамазан ае башка ел Рамазан аеннан аерылып торды. Бөтен дөньяда карантин булу сәбәпле, безнең илебездә, шәһәрләребездә дә мәчетләребез ябык булды. Шуңа күрә, бергә җыелып укый торган гадәти тәравих намазларына һәм ифтар ашларына җыела алмадык. Әмма шуңа да карамастан, әлһәмдүлилләһ, һәрбер мөэмин мөселман шушы Рамазан аенда Аллаһка якын булырга тырышты, изгелектә катнашырга тырышты, изге гамәлләр кылып, Рамазан аенда Аллаһның рәхмәтенә якынаерга тырышты.

Без сезнең белән Рамазан ае дәвамында уразалар тоттык, намазлар укыдык, Аллаһны зикер иттек. Һәм дә безнең ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә, ураза тотучы мөселманнарга үзебезнең игелегебезне, ярдәмебезне күрсәтеп аларга ифтар мәҗлесләрен оештыруда бөтенебез бергә катнаштык. Бу изгелек безне берләштерде. Без бергәләшеп мәчетләргә җыелыша алмасак та, үзебезнең рухыбыз белән, үзебезнең калебебез белән бергә булдык, изгелектә берләштек. Шушы тырышуларны, изгелекләрне Аллаһ Раббыбыз һәрберебездән кабул итсә иде. Шушы изгелекләрнең хәерле бәрәкәтен, ошбу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп әйләсә иде.

Рамазан гаетләребез мөбарәк булып, Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык- иминлек, гаиләләребезгә татулык, тормышларыбызга бәрәкәт бирсә иде, тәүфикъ-һидаят биреп, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып Раббыбыз Аллаһ киләсе Рамазаннарга безләргә мәчетләребездә очрашырга, күрешергә, хәерле гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсә иде.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев