Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ишегалларын төзекләндерүне тәмамлау вакыты озайтылды

Быел «Безнең ишегалды» республика программасында Алабуганың 34 ишегалды катнаша.

Хәзер эшчеләргә тизрәк темпта эшләргә туры киләчәк, чөнки алда кыш көтә. Исегезгә төшерәбез, быел «Безнең ишегалды» республика программасында Алабуганың 34 ишегалды катнаша. Шуларның тугызында бүгенге көндә төзекләндерү эшләре тәмамланган инде. Әмма тагын проблемалы ишегаллары кала, анда асфальт җәю һәм кече архитектура формаларын урнаштыру төгәлләнеп бара. Бу — Тынычлык проспектындагы 63 йорт, Болгар урамындагы 4 йорт һәм Тарловка авылындагы ишегаллары.
Тынычлык проспектында урнашкан 63 санлы йорт ишегалдына килгәндә, анда яшәүчеләр бөтен ишегалдына ком сибелгән, яңгыр һәм кардан соң ул пычрак булып аяк киемнәренә ияреп фатирларга керә дип зарлана. Шулай ук алар балалар яратып уйный торган тау һәм таганнарның кая юкка чыгуын аңламыйлар.
Бүгенге көндә әлеге ишегалдында автотранспорт юлы киңәйтелгән, асфальт түшәлгән җәяүле юллары салынган. Өлешчә кече архитектура формалары урнаштырылган. Якын арада биредә яңа эскәмияләр һәм яктырткычлар барлыкка киләчәк. Хоккей кортын ремонтлау киләсе елга планлаштырылган. 
Халыкның барлык кисәтүләре исәпкә алыначак һәм төзәтеләчәк дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында.
— Барлык ишегаллары буенча эшләр 90 процентка диярлек башкарылган. Тынычлык проспектында урнашкан 63 санлы йорт ишегалдындагы тротуарлардагы барлык ком, әлбәттә, алыначак. Моның өчен вакыт кирәк. Нефтьчеләр проспекты буенча 11 һәм 13 йортлары ишегалдында яңа яктырту баганалары, шулай ук кече архитектура формалары — эскәмия, урна, комлыклар, таулык һәм таганнар урнаштырылды, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роман Гурьев.
Тынычлык проспектында урнашкан 31 йорт ишегалдын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Әмма монда да берникадәр авырлыклар килеп чыккан. Яшел зонаны, ягъни газоннарны тарайту хисабына машина юлы өлешен киңәйтелүгә халык каршы чыккан.
— Ишегалларын төзекләндерү проектын без һичшиксез халык белән килештерәбез. Алар машина юлын киңәйтүгә каршы булды, хәер, бу аларның уңайлылыгы өчен эшләнәсе иде. Безгә барысын да элеккечә калдырырга туры килде. Нәтиҗәдә, юл киңәймәде, һәм бу махсус техника йөрүне шактый кыенлаштыра. Шуңа күрә халыкка әлеге программага игътибарлырак һәм рациональрәк карауларын сорар идем. Безгә юл йөрү өлешен бары тик ике метрга гына күчерергә кирәк иде. Әмма күпләр, кызганычка каршы, «мин шулай күнектем» принцибы белән яши, — дип шәрехләде Роман Гурьев. 
Елдан-ел автомашиналар, яшәүчеләр һәм балалар саны арта бара. Ә балаларга кайдадыр уйнарга кирәк. Шуңа күрә ишегалларына ком сибелә. Бу куркынычсызлык нормалары таләпләре буенча эшләнә, чөнки кече архитектура формалары тирәсендә үлән яки бетон түгел, ә ком булырга тиеш, дип хәбәр иттеләр башкарма комитетта. 
Барлык ишегалларын төзекләндерү эшләре 30 ноябрьгә тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев