Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты "Игелеклелек атнасы"нда катнашты

Республикада үткән "Көзге миһербанлык атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы 2015" чарасы кысаларында Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты физкультура-сәламәтләндерү чарасы, мастер-класс һәм "Минем яраткан паркым" акциясен уздырды.

Мәрхәмәтлелек атнасы "Сәламәтлек үзебезнең кулда" физкультура-сәламәтләндерү чарасы белән башланып китте. 10 сентябрь "Спортлы Татарстан" көне иде, шуңа күрә ул бик урынлы булды. Чарада учреждениедә яшәүчеләр, "Алтын яшь" төркеме активистлары, Алабуга Балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Башта өлкән яшьтәгеләр Балалар йортында яңа гына яши башлаучылар белән танышты, аннары биюле гимнастика үткәрде. Күнегүләрдән соң, өлкәннәр һәм балалар ике төркемгә бүленеп, көч сынашты. "БЭМС" һәм "Чемпионнар" командалары өчен иң нәтиҗәле этап - спорт ярышлары һәм җанатарлар өчен конкурс булды. Ахырда дуслык җиңде. Ярышлардан соң интернат-йортта торучылар балаларны финчә йөрү белән таныштырды. Балалар бик рәхәтләнеп махсус таяклар белән берничә тапкыр әйләнде.

11 сентябрьдә "Алтын яшь" иреклеләре Алабуганың аскы өлешендә яшәүчеләр өчен бәйрәм открыткалары ясау буенча "Саф йөрәктән" дип аталган мастер-класс оештырды. "Башак" мәдәният йорты алдындагы мәйданчык шул арада чын иҗат остаханәсенә әверелде. Открыткалар ясау белән балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең, шулай ук шәһәрнең бу өлешендә яшәүче өлкәннәрнең дә кызыксынуы куанычлы булды.

Мастер-класс белән беррәттән, биредә шәһәр иҗат коллективлары катнашында концерт барды. Интернатлылар елның Татарстанда Парклар һәм скверларга багышланган булуын да истән чыгармадылар, шуңа күрә Көзге мәрхәмәтлелек атнасының "Минем яраткан паркым" дип аталган чарасы Александр бакчасында узды.

Интернат йорты белән янәшә урнашкан бу парк интернатта яшәүчеләр өчен дә, алабугалылар өчен дә яраткан ял урыны булып тора. "Алтын яшь" иреклеләре яраткан паркларында өмә үткәрде: чүпне җыйдылар, юлларны һәм фонтан тирәсеннән яфракларны себереп алдылар.

- Паркны мин бик рәхәтләнеп җыештырдым. Иртән үк туйлар күп, чиста юллардан йөрүе аларга бик күңелле булыр. Без үзебез дә биредә йөрергә яратабыз, җитмәсә шундый матур алтын көз булганда, - дип фикерләре белән уртаклаша Даврон Норов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев