Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга халыкара «Музейлар төне» акциясенә кушылачак

Бары тик шушы төндә музейга килүчеләр өчен тарихи экспозицияләр «җанланачак».

15 май көнне 18 сәгатьтән алып төн уртасына кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Музейлар төне» халыкара акциясе кысаларында чаралар уздырачак. Бары тик шушы төндә музейга килүчеләр өчен тарихи экспозицияләр «җанланачак» һәм теләге булган һәркем төрле тарихи чор атмосферасына чума алачак.

И.И. Шишкин музей-йорты «Шишкиннарда кунакта» театральләштерелгән интерактив программасын тәкъдим итә.

М.И. Цветаеваның әдәби музее Көмеш гасыр китапханәсе белән берлектә кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган махсус программасына чакыра. Кунакларны Роман Жучковның шәхси фоторәсемнәр күргәзмәсе буенча экскурсия һәм Марина Цветаева турында экскурсия, уеннар, космос турында китаплар күргәзмәсе һәм «КосмоКафе» көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев