Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кибетләрендә продуктларга кытлык юк

Перспектив социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов, кирәкле азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш химиясе товарларының булуын контрольдә тоту өчен, сәүдә нокталарын карап чыкты.

Исегезгә төшереп үтик, бу көннәрдә кибетләрдә чын-чынлап “ажиотаж” булды: алабугалылар кибет киштәләреннән шикәрне, макарон эшләнмәләрен, ярмаларны һәм хәтта бәдрәф кәгазен дә кырып-себереп алып бетерде. Мондый ихтыяҗ нәтиҗәсендә сәүдә нокталары ике көн эчендә айлык планны үтәп тә куйды.

Инде икенче көнне үк товар запасы тулыланды һәм бернинди кытлык та күзәтелмәде. Чыннан да, күпмедер вакытка бакалея товарлары киштәләре бушап калды, әмма ул кибет хезмәткәрләренең складтагы товарны чыгарып өлгермәүләре аркасында гына килеп чыкты. Килеп туган бу проблема буенча  шәһәребезнең сәүдә челтәрләре вәкилләре белән уздырылган киңәшмәдә фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, өстәмә хезмәт ресурслары җәлеп итәргә кирәк, дигән фикергә килделәр, мәсәлән, “Магнит” сәүдә челтәренә тагын 5 кешене эшкә кабул итәргә була, “Пятерочка” кибетләренең дә хезмәткәрләргә ихтыяҗы бар.

− Алабугалыларның азык-төлек белән тәэмин ителүе контрольдә, борчылырлык сәбәп юк. Сәүдә челтәрләре вәкилләре белән эшлекле очрашу вакытында без азык-төлек товарларына ихтыяҗ арту аркасында аларның бәясендә кискен күтәрелеш булмаска тиешлеге хакында сөйләштек. Бәяләр теркәлеп барылачак, − диде Тимур Никонов.

Киңәшмә барышында тикшерелгән тагын бер мөһим мәсьәлә булып кибетләрнең санитария торышын яхшырту буенча өстәмә чаралар торды, ә тагын да аныграк итеп әйтсәк, бу – биналарда даими дезинфекция уздыру, сезонлы авырулар вакытында персоналның эш-гамәлләре нинди булырга тиешлеген өйрәтү. Бу хакта җыелучыларга Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Роза Салихова сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев