Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга коткаручылары кисәтә: юка бозда куркыныч бар!

Ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан сулыкларында дистәләгән кеше һәлак була, алар арасында балалар да бар. фаҗигәләрнең төп сәбәбе - сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

- Көзге чорда каты суыкларга чаклы боз катламы бик юка була. Кичке-төнге суык белән ул бераз ныгый төшсә дә, көндез калынлыгын җуймаса да, көпшәкләнә, эрегән сулар өскә чыга, - ди Морт авылының янгынга каршы хезмәт бүлеге җитәкчесе Зиннур Гарипов.

Кагыйдә буларак, сулыклар тигез катмый: башта яр буйлары, сай җирләр катса, суның уртасы соңара. Яңа каткан боз иске боздан караңгырак төсле һәм тигез генә юка кар белән капланган булуы белән аерыла. Кыш көне боз 5 градуста - тәүлегенә 0,6 сантиметрга, 25 градуста - 2,9 сантиметрга, - 40 градуста 4,6 сантиметрга ката. Ә көзге бозга бик сак һәм кирәге чыкканда гына керергә ярый.

Сулыкларда була торган фаҗигаләрнең төп сәбәбе - исерткеч эчемлекләр куллану. Куркыныч хәл барлыкка килгәндә исерек кеше ни эшләгәнен белешми, ә бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

- Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән очракта, күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калырга була. Тиздән көзге, аннан соң кышкы каникуллар җитә. Әти-әниләр игътибарлы булып, балаларны сулыкларга караусыз җибәрмәсен иде, - дип кисәтә Зиннур Гарипов.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев