Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ковид-госпиталендә 89 пациент дәвалана

Үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган авырулар юк.

Алар — Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш районнарынан китерелгән авырулар.
Госпиталь мөдире Азат Гайсин сүзләренә караганда, пациентларның уртача яше 50-60 яшь тәшкил итә. Үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган авырулар юк, әмма кислород терапиясе кирәк булган кешеләр бар. Андый пациентлар саны 40 кеше.

Табиблар, авыручылар сафларын тулыландырмас өчен, гади профилактика чараларын үтәргә киңәш итә: кулларны юарга, җәмәгать урыннарында битлек кияргә, биналарда дезинфекция чараларын үткәрергә, антисептиклардан файдаланырга.

Хәзерге көндә күп кенә алабугалылар кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авырый. Мондый авыру булган кешеләрне кабул итү өчен махсус амбулатор үзәк булдырылды, ул бала тудыру йортының беренче катында урнашкан.
— Авыруларны биш кабинетта карыйлар. Пациентларны беренчел кабул итү буенча ике кабинет һәм кабат килүчеләр өчен төшке ашсыз эшләүче өч кабинет оештырылган. Шулай ук хастаханәнең базасында кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) билгеләре булган пациентларның өенә барып ашыгыч беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен күчмә фельдшер бригадасы һәм авыруларның йортына барып ярдәм күрсәтүче бер табиб бригадасы эшли, — ди Алабуга Үзәк район хастаханәсенең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Дамир Сөләйманов.
Үзәктә барлык кирәкле тикшеренүләр үткәрелә (коронавируска анализ, электрокардиограмма), ничек дәваланырга кирәклеге турында язу бирәләр һәм вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен ачалар.

— Үзәк район хастаханәсе администрациясе амбулатор үзәккә кабат мөрәҗәгать итүче барлык пациентларга, чиратта тору вакытын киметү өчен, билгеләнгән вакытка гына килергә киңәш итә, — дип ассызыклады Дамир Тәлгат улы.
Кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре барлыкка килсә, алабугалылар 4-41-14 телефоны буенча ашыгыч ярдәм бригадасын чакырта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев