Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга” махсус икътисади зонасында 4 яңа проект гамәлгә ашырылачак

Татарстан Президенты "Алабуга" махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышын үткәрде

8 мартта "Алабуга" махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында азык-төлек, автомобиль, төзелеш һәм станоклар төзү өлкәсендәге дүрт яңа проект каралды. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта, аерым алганда, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Махсус икътисади зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры урынбасары Вадим Третьяков, "Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Вера Гогишвили, "Алабуга" махсус икътисади зонасының потенциаль резидентлары булган компания вәкилләре катнашты.

Утырышта фикер алышынган иң эре проектларның берсе булган «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ "Алабуга"да минераль сүстән түшәм плитәләре җитештерү заводын төзүне күздә тота. Әлеге продукция базарында дөньякүләм лидерлар рәтенә керүче Американың «Armstrong» компаниясе бу проектка 2,3 миллиард сум күләмендә инвестиция кертергә ниятли. Компаниянең башкаручы директоры Мэтт Эспи журналистларга хәбәр иткәнчә, бу «Armstrong» тарафыннан кертелгән инвестицияләрнең иң зурысы. Яңа завод 2015 елда файдалануга тапшырылыр дип көтелә, ул елына 22 миллион квадрат метр плитә җитештерәчәк, еллык тулаем керем күләме 3,18 миллиард сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 206 эш урыны булдыру планлаштырыла.

"Россия базары безнең компания өчен бик тә мөһим, без сезнең илдә инде 20 елга якын эшлибез һәм түземсезлек белән безнең яңа производствоны үстерү мөмкинлеген көтәбез", - диде Мэтт Эспи.

"Алабуга" махсус икътисади зонасында гамәлгә ашыру күздә тотылган алдагы проект - нефть һәм газ эшкәртү ихтыяҗлары өчен краннар җитештерү. Аны Германиянең «RMA Pipeline Eguipment» компаниясе гамәлгә ашырачак. "РМА Рус" ҖЧҖ проектына инвестицияләр күләме 1,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 160 эш урыны булдырылыр дип көтелә, 2013 елның өченче кварталында файдалануга тапшыру күздә тотылган заводта елына 11 мең берәмлектән артык продукция җитештереләчәк. Алдагы проектны "ЭкоТехнологии" ҖЧҖ гамәлгә ашыра. Предприятиенең җитештерү куәтләре ел саен 23,5 мең тонна чимал эшкәртергә мөмкинлек бирә. Предприятиедә 39 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә, инвестицияләрнең күләме 403 миллион сум тәшкил итәчәк.

Күзәтүчеләр советы утырышында каралган дүртенче проект - "Ист Болт Алабуга" ҖЧҖ. Аны 40 ел дәвамында «McDonalds» компаниясе белән хезмәттәшлек итүче дөнья күләмендә билгеле «East Balt Inc» икмәк пешерү комбинатлары төркеме гамәлгә ашыра. "Алабуга"да булдыру күздә тотылган икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү предприятиесе фаст-фуд рестораннар челтәренә йөз тотачак. Предприятиедә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе кулланылыр дип көтелә. Әлеге проектның бәясе 215 миллион сум тәшкил итә, ул елына 76,5 миллион берәмлек продукция җитештерәчәк. Предприятиедә 71 эш урыны булдыру күздә тотыла. Заводны 2014 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

"Хәзерге вакытта "Алабуга" махсус икътисади зонасында гомуми инвестицияләрнең күләме 84 миллиард сум тәшкил итә, 29 резидент-компания теркәлгән, 12 меңнән артык эш урыны булдырылган", - дип хәбәр итте журналистларга Күзәтүчеләр советы утырышы нәтиҗәләре буенча "Алабуга" махсус икътисади зонасы ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта зонаның потенциалы 60 резидентны кабул итәргә мөмкинлек бирә, әмма ТР Президенты тарафыннан "Алабуга" махсус икътисади зонасын ике тапкыр арттыру турында карар кабул ителде. "Без 120 гә якын компания кабул итәргә сәләтле. Бу чынбарлыкка туры килә", - дип ассызыклады Т.Шаһивәлиев.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев