Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» махсус икътисади зонасында үлем белән тәмамланган фаҗига булды

Объектларның берсендә эшче һәлак булган.

18 май иртәсендә «Алабуга» МИЗдагы объект төзелешендә автовышка люлькасы өзелеп төшү сәбәпле, 45 яшьлек эшче һәлак булган. Тагын бер эшчене медицина учреждениесенә озаталар. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Ике ир-ат биеклектә эретеп-ябыштыру-монтаж эшләре үткәргән була. Билгеле булмаган сәбәп аркасында люлька өзелә һәм эшчеләр җиргә егыла. Нәтиҗәдә, эшчеләрнең берсе үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган. 

Фаҗиганең барлык шартларын ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев