Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәдәният йорты сәхнәсендә «Ахирәтләр» спектакле үтте

Спектакльдә Зөбәрҗәт Гыймазова, Раушания Насибулина, Айгөл Әхмәтшина, Марсель Мусин уйнады.

Узган атна ахырында «Көзге» татар халык театры шәһәр Мәдәният йортында, 27 мартта булган Халыкара театр көненә туры китереп, «Ахирәтләр» дип исемләнгән спектакль куйды.

Ул Валентин Красногоровның «Три красавицы» исемле пьесасы буенча, аны әлеге татар халык театры режиссеры Нина Сәлимуллина русчадан татарчага тәрҗемә итеп, «Ахирәтләр» дип атаган. Шәһәр Мәдәният сараена театрны яратучылар күп җыелган иде.

Бу өч пәрдәле дүрт күренештән торган комедиядә барлыгы дүрт кеше чыгыш ясады: өч хатын-кыз һәм бер ир-ат. Аларның берсе дә театр буенча белем алмаган, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Әмма үзешчәннәрнең сәхнәдә уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. Бу театрның әһәмияте дә шунда: ул төрле һөнәр ияләренә, төрле яшьтәге кешеләргә үзләрен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә.

«Ахирәтләр» спектаклендә Лариса ролендә — Зөбәрҗәт Гыймазова, Инна — Раушания Насибулина, Майя — Айгөл Әхмәтшина, «серле» ир-ат ролендә Марсель Мусин уйнады.

Нина Сәлимуллина әйтүенчә, театр — ул тормыш. Бер уйлап карасаң, тормышта без көн саен билгесез драматург язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз.

Шәһәр тамашачысы бу спектакльне бик җылы кабул итте, алкышларга, мактау сүзләренә күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев