Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медицина хезмәткәрләре коронавирус белән авыручыларны кабул итәргә әзер

Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү буенча 11 аппарат бар, шулай ук 6 аппарат “Ашыгыч ярдәм” базасында.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык медикаментлар да бар. Бу хакта “Алабуга үзәк район хастаханәсе дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Рамил Сәфәров хәбәр итте.

Хастаханәгә коронавирус белән авыручы пациентлар китерелә башласа, алар белән эшләү өчен бездә җиһазлар җитәрлек күләмдә һәм эш хәлендә. Персонал Covid-19 белән авыручыларны кабул итүгә әзер, – дип билгеләп үтте ул.

Килеп туган хәлдә Алабуга үзәк район хастаханәсенең хирургия һәм неврология бүлекләре базасында 264 койка-урын оештырырга әзерләр. Бәлки, бу сан 300гә кадәр артыр. Бала тудыру йорты һәм гинекология бүлеге базасында кирәк булган очракта тагын 300 койка урнаштыру мөмкинлеге бар. Шулай ук йогышлы авырулар бүлегендә 22 койка, аларның саны 40ка кадәр артырга мөмкин.

Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү буенча 11 аппарат бар, шулай ук 6 аппарат “Ашыгыч ярдәм” базасында. Рамил Сәфәров билгеләп үткәнчә, наркоз аппаратларын шулай ук ясалма вентиляция өчен кулланырга мөмкин. Хәзерге вакытта барлыгы 22 ясалма сулыш алдыру аппараты бар.

– Без шулай ук мганәчеләр ярдәме белән җитәрлек күләмдә саклау чаралары, шул исәптән күп тапкыр кулланыла торган костюмнар сатып алдык, аларны эшкәрткәннән соң кабат кулланырга мөмкин. Һәм, ашыгыч рәвештә госпиталь ачарга туры килсә, берничә тапкыр кулланыла торган костюмнар сатып алу өчен килешүгә кул куюны көтәбез. Кискен респиратор вируслы инфекциянең урта һәм авыр дәрәҗәсе булган пациентларны Яр Чаллы йогышлы авырулар бүлегенә һәм икенче шәһәр хастаханәсенә җибәрәбез. Узган атнада безгә шундый диагноз белән 10 кеше мөрәҗәгать итте, узган тәүлек эчендә – 4. Әлегә коронавирус йогышын раслау очраклары булмады.

Сүз уңаеннан, кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү каралган. Хәзерге вакытта кадрлар белән тәэмин ителеш 50 проценттан артык. Бүген эшли торган табибларга, ә алар 164, Казанның медицина университеты студентларын да җәлеп итәчәкбез. Моннан тыш, Алабуга медицина училищесы безгә 30 студент җибәрә, алар волонтерлык ярдәме күрсәтәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген Үзәк район хастаханәсе ашыгыч ярдәм күрсәтү режимында гына эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев