Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөгаллимнәре белемнәрен арттыра

Укытучыларның компетенцияләрен арттыру буенча беренче дәресләрдә барлыгы 75 педагог катнашкан иде.

Район җитәкчелеге инициативасы белән Алабуга педагоглары КФУның Алабуга институтында төрле компетенцияләрен арттыра.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь аенда район башлыгы Рөстәм Нуриев педагогларның квалификациясен күтәрү системасын эшләргә кушты. Шуннан соң мәгариф учреждениеләре белән КФУның Алабуга институты арасында хезмәттәшлек программасы төзелде. АМР Мәгариф идарәсенең педагогик кадрларны аттестацияләү буенча методист Марина Уфимцева сүзләренчә, һәрбер укыту шәхси сценарий буенча уза. Шулай итеп, Мәгариф идарәсе конкрет категория һәм укытучылар саны өчен билгеле бер программага сорау җибәрә, ә алга таба институт аны башкара. 

— Ихтыяҗга карап, укучылар саны һәм программа үзгәрергә мөмкин. Бу төрле предметлар буенча укытучылар әзерләү дә, тренинглар да булырга мөмкин. Укытучылар өчен анда катнашу бушлай, — дип өстәде ул.

Күптән түгел «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагерендә укытучылар өчен курслар үткән иде. Анда барлык районнан 30 педагог катнашты. КФУның Алабуга институты педагоглары алар өчен лидерлык сыйфатларын үстерү буенча психологик тренинглар, мини-лекцияләр оештырган иде.

Исегезгә төшерәбез, укытучыларның компетенцияләрен арттыру буенча беренче дәресләр яңа ел каникулларында узды. Анда барлыгы 75 педагог — математика, рус теле һәм хезмәт дәресе укытучылары катнашты. Киләсе курслар җәйгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев