Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөгаллимнәре көч сынашты

Газетаның алдагы саннарында хәбәр ителгәнчә, әнә шундый девиз астында үтте сәламәт яшәү рәвеше фестивале. Ул шәһәребезнең зур, заманча эшләнгән, берничә йөгерү юлы булган җиңел атлетика манежында узды.

Халык күп булуына карамастан, бер-берсенә комачауламыйча, һәрберсе үз эше белән мәшгуль иде. Йөгерү юлларына күз салсам, ни гаҗәп, яшь кызлар, хатыннар һәм егетләрдән дә артта калмыйча, бабайлар җилдерә. Кыскасы, урамда гына салкын, көзге бушлык, монда исә тормыш "кайный".

Күп тә үтмәде, залга бәйрәм рухы өстәп, мөгаллимнәребез һәм хөкемдарлар пәйда булды. Бәйгедә егерме дүрт команда катнашты. Һәр команда үзенчәлекле спорт костюмнарыннан иде. Бәйгене Татьяна Исламова һәм Алма Мульдинова ачып җибәрде. Алар катнашучыларны бәйрәм белән котлап, ярышларда уңышлар теләде. Баш судья Наталья Немтырева бәйге башлануын хәбәр итте. Максатка ирешү өчен, ярыштагылар үзләренең барлык физик сыйфатларын эшкә җикте. Тизлек һәм кыюлыкка бәя бирүдә баш судья Наталья Немтырева һәм Ольга Шуралева җитәкчелегендә физик тәрбия һәм йөзү буенча инструкторлар хөкемдарлар булды.

"Иң яшь команда" номинациясендә безнең 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасы мөгаллимнәре җиңү яулады. Физик тәрбия буенча инструктор Гөлназ Гайнанова һәм йөзү буенча инструктор Ләйсән Абдуллина җитәкчелегендә дүрт мөгаллимебез - Рәзилә Садыйкова, Минзилә Шәяхмәтова, Рәмилә Сәйфуллина, Айгөл Шәйхетдинова, барлык командалардан да җитезрәк булып, "Төшермә - илтеп җиткер", "Төз укчы", "Күңелле туп", "Үзең сайлап ал" эстафеталарында беренче булды. Аларга көчле алкышлар коллектив җанатарлары көч һәм дәрт биреп торды.

Төркемгә бүленгән узышларда дүртәр команда катнашты. Мөгаллимнәребез балалар тәрбияләү генә түгел, спорт яратучы шәхес икәнлекләренә дә шик калдырмыйча, күтәренке кәеф белән, алдынгы урын өчен бар көчләрен биреп тырышты. Кызларыбыз җитезлек, зирәклек, осталык күрсәтте. Афәрин, кызлар, булдырдыгыз!

Ниһаять, эстафета ахырына якынлашты. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарды. Командалар төрле номинацияләрдә җиңү яулады һәм дипломнар белән бүләкләнде. Әлбәттә, соңыннан истәлеккә фотога да төштеләр.

Нурисә ГӘРӘЕВА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев