Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Рөхсәт итегез Сезне әлеге күркәм бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәргә.

Җаваплы hәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, иксез-чиксез сабырлык, гаиләгезгә тынычлык, алдагы тормышыгызда сөенечле, бәхетле, якты көннәр генә булуын телим.
Районыбызның мәгариф үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран-укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Һәрберебезнең үз тормышында зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып-белергә, киләчәкне күзаллый белергә өйрәтүче мөхтәрәм кешесе — укытучысы була. Нәкъ менә укытучының hөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге hәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, шәhәребез, районыбыз һәм республикабызның киләчәге хәл ителә. Көннән-көн мәгариф өлкәсендә булып торган яңарышлар чорында, заманча таләпләргә туры килердәй шәхесләр тәрбияләүдә укытучының роле әйтеп бетергесез зур!
Сабыйларның керсез күңеленә язмышларны башлап язучы — тәрбияче булса, мәктәп бусагасын атлап кергән hәрбер баланы тирән, могҗизалы, кызыклы, гаҗәеп мавыктыргыч белем дөньясына җитәкләп, алып керүче ул — укытучы.
Шәhәребез, районыбыз мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тырышлыклары, тирән белемле, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән булулары белән hәрчак аерылып тордылар hәм киләчәктә дә үз hөнәрләренә тугры булып калачакларына шигем юк.
Барчагызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, катлаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, сөенечле яңа үрләр яулауда бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев