Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» мини-футбол командасында күнегүләр тулы көченә бара

Уенчылар голландия һәм испан системасы буенча шөгыльләнә. Командада җитмешкә якын егет.

«Алабуга» мини-футбол командасы бөтен көчен күнегүләргә бирә.
Уенчылар голландия һәм испан системасы буенча шөгыльләнә. Командада җитмешкә якын егет. 

Команданың баш тренеры Александр Граховның хезмәт стажы — 5 ел. Яшь спортчыларны тәрбияләргә аңа Дмитрий Рябов булыша. Аның хезмәт стажы — 3 ел.

— Командада 5 яшь төркеме. Иң яшьләре — 2014 елда туган балалар, зурлар — 2004 елгылар, — ди баш тренер.

Күнегүләр атнага дүрт тапкыр, берәр сәгать уза. «Алабуга» — мини-футбол клубы, шуңа күрә залда шөгыльләнәләр, ләкин җәен алар Үзәк стадионда җыела. 

— Без кечкенә футбол командасы булуга карамастан, зур футбол ярышларында катнашырга тырышабыз, — ди тренер.

Аларның ниятләре зурдан. Мәсәлән, сентябрьдә алар Казанга барачак, анда бөтенсоюз ярышлар була.

— 2007, 2011-2013 елгы егетләр бара. Анда төрле һөнәри клублардан — Екатеринбург, Новосибирск, Төмәннән җыелачаклар, — дип сөйли Александр Грахов.

Әйтергә кирәк, «Алабуга» командасына 3 яшьтән башлап, төрле яшьтәге балалар килә ала. 

— Без һәр балага җай табабыз. Күнегүләр төзелгән тәртиптә бара. Иң мөһиме — балаларга туп белән эшләүнең аерым һәвәслеген бирергә, көндәшләрен оту өчен, махсус алымнарга өйрәтергә тырышабыз, — ди Александр Грахов. 

Футбол — спортның күмәк төре, шулай да бала, командада «югалып калмас» өчен, лидерларча көчле булырга тиеш.

Бүген балалар спонсор ярдәменә мохтаҗ. Район башлыгы киңәшмәләрнең берсендә алабуга спортчыларына төрле дәрәҗәдәге ярышларда муниципалитет булышыр дип билгеләп үтте. Ул бу командага якын арада спонсорлар табып беркетергә кирәклеген искәртте.

— Спонсорлар булмаганга, без турнирларның бөтенесенә дә эләгә алмыйбыз. Башка шәһәрләрдә булышучылары бар командалар ел дәвамында 20-30 турнирда катнаша ала, без бер елга 6-10 турнир белән чикләнәбез, шунлыктан андый тәҗрибәле командалар белән көндәшлек итүе авыр була, — дип фикерләрен уртаклаша тренер.

ФОТО КОМАНДАНЫҢ "ИНСТАГРАМ"ЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев