Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга” МИЗы резиденты медицина хезмәткәрләренә саклагыч костюмнар тапшырды

“Сария” производствосында кулланыла торган костюм капюшонлы комбинезоннан гыйбарәт. Ул махсус саклагыч тукымадан тегелгән.

“Алабуга” махсус икътисади зонасының бер резиденты – “Сария Био-Индастрис Волга” предприятиесе Алабуга медицина хезмәткәрләренә 30 костюм һәм 2 мең пар бахилла тапшырды. Предприятие терлекчелек һәм азык-төлек сәнәгатенең өстәмә продуктларын кабат эшкәртү белән шөгыльләнә.

“Сария” производствосында кулланыла торган костюм капюшонлы комбинезоннан гыйбарәт. Ул махсус саклагыч тукымадан тегелгән.

10 костюм “Ашыгыч медицина ярдәме” хезмәтенә бирелгән,  20се хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге резервында тора. Медиклар FFP2 саклау классы респираторлары белән дә тәэмин ителгән. Аларны сәламәтлек сагында торучыларга “Алабуга” МИЗының идарәче компаниясе тапшырган. “Полиматиз” һәм “Татнефть” хәйрия ярдәме күрсәтү оешмалары да тукылмаган материал белән тәэмин итте. Медицина хезмәткәрләре алардан битлекләр тегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев