Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга” МИЗында тагын 4 резидент эшли башларга мөмкин

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышын үткәрде.

Монда резидент статусын дәгъвалаучы 4 яңа проект каралды. Беренче проект -"Джошкуноз Алабуга" предприятиесе. Ул "Форд Соллерс-Алабуга" һәм МИЗның башка автоҗитештерүчеләре өчен металл компонентлар җитештерәчәк. Икенчесе - "Татпластик" ҖЧҖ. Ул - көнкүреш кирәк-яраклары, кухня өчен пластмасс эшләнмәләр җитештерә. "Хайджин Текнолоджиз" исемле өченче резидент шәхси гигиена продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Резидент статусын дәгъвалаучы дүртенче преприятие "Черкизово" проекты нигезендә югары технологияле итле продукция җитештерер дип ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев