Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөхтәсибәте алабугалыларны иске татар зиратында үтәчәк өмәгә чакыра

Алабуга мөхтәсибәте 24 апрель, 1, 8 һәм 15 май көннәрендә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр иске татар зиратын чистарту буенча өмәләр үткәрә.

«Барлык шәһәр халкын, ял көннәренә туган якларына кайткан якташларыбызны әлеге изге эштә катнашырга чакырабыз. Мәңгелек йортларыбызны чисталыкта, тәртиптә тотыйк. Анда җирләнгән якыннарыбызның рухы шат булсын. Өмәдә катнашырга теләк белдерүчеләргә үзләре белән бензин пычкысы алып килү сорала. Барлык битараф булмаучыларны өмәләрдә катнашырга чакырабыз», — ди Алабуга шәһәр-районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Фото Алабуга мөхтәсибәте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев