Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләре укучылары азык-төлек җыелмасы алачак

Азык-төлек җыелмасына макарон әйберләре, ярма, сок һәм шикәр керәчәк.

Алабуга мәктәпләре укучылары азык-төлек тупланмалары белән тәэмин ителәчәк, бу алар мәктәпкә бармаган көннәр өчен исәпләп биреләчәк. Азык-төлек җыелмасына макарон әйберләре, ярма, сок һәм шикәр керәчәк. Бу азык-төлек җыелмалары бүгенге көндә формалаша, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсеннән.

Исегезгә төшереп үтик, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш алып бару өчен, кешеләрнең хәрәкәтен чикләү 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. Мәктәп укучылары дистанцион белем ала.

Коронавирус инфекциясен профилактикалауның барлык чараларын үтәү белән, шәһәр мәктәпләрендә ата-аналар азык-төлек пакетлары алачак. Азык-төлек тупланмасын кайчан килеп алырга мөмкин булуы турында өстәмә мәгълүмат сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә  ата-аналарга җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев