Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципаль районнар арасында VI урында

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар-июль айлары өчен ТР муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше буенча айлык рейтинг әзерләгән.

45 муниципаль район арасында гомуми рейтингта Алабуга ике позициягә ( 2014 елның июнендә район рейтингта - сигезенче, ә 2013 ел йомгаклары буенча - 11 нче позициядә иде) югары күтәрелде. Мәсәлән, күрше Яр Чаллы шәһәре узган ай белән чагыштырганда бер баскычка түбән төшкән һәм ул хәзер җиденче урында бара. Беренче урынны элеккечә Казан били, икенче урында - Әлмәт районы, өченче урынlf - Лаеш.

ТР муниципаль районнарын һәм шәһәрләрне социаль-икътисади үстерү рейтингын ае саен җөмһүриятнең икътисад министрлыгы әзерли. Лидерлар төп 14 категория буенча билгеләнә: алар арасында - теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсен киметү, төп капиталга, салым һәм салым булмаган керемнәргә инвестицияләр күләме үсеше темпларын арттыру һ.б. бар.

Шунысын да өстик, Кама Тамагы (+8), Алексеевск (+6) районнары рейтингта урыннарын югарыга таба иң күп үзгәртүгә ирешкәннәр, ә менә Теләче районы үз хәлен сизелерлек начарайткан (-20).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев