Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты житәкчесе Рөстәм Нуриевның Яңа ел белән котлавы

Хөрмәтле алабугалылар! Сезне чын күңелдән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм!

Әлеге бәйрәмнәр – туганнар һәм дуслар белән очрашу, гаилә учагының җылысын тоеп, рәхәтләнеп ял итү вакыты. Бу көннәрдәге уртак кәеф, тойгылар, өметләр кешеләрне берләштерә. Без барыбыз да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет турында хыялланабыз, матур, уңайлы, чәчәк атып тора торган районда яшәргә телибез. Бәйрәмнәрне изгелеккә ышаныч, яңа казанышларга өмет белән каршы алабыз. Безгә әле бик күп планнар һәм проектларны тормышка ашырырга кирәк. Куелган максатларга ирешү өчен энергия, максатчанлык һәм эшкә тугрылык таләп ителә, бу уйланылган эшләрнең тормышка ашуына нигез булып тора. Сезнең максатчанлыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез алга хәрәкәтнең нигезе булсын, куелган максатларга ирешергә, хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен.

Чын күңелдән барыгызга да теләкләрнең чынга ашуын, ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм уңышлар телим! 2020 ел уңышлы һәм бәхетле булсын! Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев