Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципаль районында Фермерлар ассоциациясенең яңа рәисе билгеләнде

Бу вазифага Ринат Ишкиняев билгеләнде.

Алабуга районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ башлыклары катнашында Алабуга районында «АККОР» фермерлар ассоциациясе рәисен билгеләү мәсьәләсе буенча җыелыш узды. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа рәис итеп Ринат Ишкиняев билгеләнде. Элек бу вазифаны Маннур Нигъмәтҗанов биләгән иде. Ул районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертте, Татарстан Республикасының «АККОР» фермерлар ассоциациясе, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән актив хезмәттәшлек итте. Җыелышта аны Алабуга районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Алабуга районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов та агросәнәгать комплексы системасында башкарылган эшләре өчен Маннур Нигъмәтҗановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чыганак: АМР башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев