Алабуга музей хезмәткәрләре туристлар өчен уникаль ике көнлек тур әзерләделәр
Тәкъдимнәр «Weekend в Татарстане» республика проекты кысаларында эшләнгән.
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-ядкарьлеге туристлар өчен отышлы тәкъдимнәр әзерләгән.
Шулай итеп, музей хезмәткәрләре ике көнлек «Weekend — Татарстанда, ә ял көннәрендә — Алабугада!» турын тәкъдим итәләр. Бирегә кунакханәдә бер төн, «Трактир» музей-театрында ике төшке аш, өч музейда булу, тематик программаларның дүрт вариантын сайлау мөмкинлеге, шулай ук биш сәгать экскурсия керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев