Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музей-ядкәрлеге юбилеен бәйрәм итә

Бәйрәм уңаеннан оештырылган чараларга дөньяның 5 иленнән вәкилләр җыелды.

«Алабуга Сити» кунакханәсе комплексында "Музей-тыюлыклар - киләчәк музейлары" темасына Халыкара фәнни-гамәли конференцияне ачу тантанасы булды. Ул Алабуга музей-тыюлыгының 25 еллык юбилеен бәйрәм итү көннәрендә башланды.

Конференция форматы уникаль: музей эше проблемаларын тикшерергә төрле типтагы - мәсәлән, табигый, этнографик, тарихи-архитектура музей-тыюлыклары вәкилләре килде. Барысы 100гә якын белгеч һәм галим, Россия һәм Германия ИКОМ Президиумы әгъзалары, 5 илдән һәм 32 музей-тыюлыктан, шулай ук илебез һәм җөмһүриятебез җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов монда катнашучыларны конференция башлану белән тәбрик итте. Үзенең чыгышында ул музей-тыюлыкның беренче директорлары Долорес Галләмова белән Алексей Елфимовның ролен ассызыклап әйтте, музей-тыюлыкның хәзерге уңышлы үсешенә нигезне алар салуына басым ясады. Аның сүзләренчә, "алар инициативасы, үҗәтлеге, үз эшләренә ихлас бирелгәнлеге нәтиҗәсендә музей-тыюлык чагыштырмача кыска вакыт эчендә танылган музей-күргәзмә объектына әверелде. Ул Татарстан, Россия, якын һәм ерак чит илләрнең төрле шәһәрләре туристлары һәм кунаклары арасында зур популярлык казанырга өлгерде". Район башлыгы чыгышының ахырында чарада катнашучыларның барысына да яхшы кәеф, нәтиҗәле эш һәм Алабугага килүләреннән аларда матур тәэсирләр калуын теләде.

Шунысын да әйтергә кирәк: өч көн дәвам итәчәк конференциянең программасы бик киң: болар - секция утырышлары, мастер-класслар һәм күренекле урыннар буйлап экскурсияләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев