Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музейларында авыру балалар өчен махсус проект эшли башлады

30 мартта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында аутизм проблемасы турында мәгълүмат таратуның Бөтендөнья көне алдыннан "Үзенчәлекле" балалар өчен алтын музей сәгате" проекты старт алды.

Моны АДМЯ хезмәткәрләре Яр Чаллының "Гаҗәеп балалар" дип аталган дәвалау педагогикасы үзәге белән берлектә тормышка ашыра.

Бу көнне үзәктә тәрбияләнүчеләр - сәламәтлекләре менталь бозылган балалар үз әти-әниләре озатуында бирегә килде. Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге хезмәткәрләре Интерактив остаханәләрдә һәм декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә балалар өчен мастер-класслар күрсәтте һәм җигүле ат арбасында шәһәрнең тарихи үзәге урамнары буйлап йөрүне - сәяхәт кылуны оештырды.

31 мартта декоратив-гамәли сәнгать остаханә-музеена әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга шәһәренең "Астра" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә килде.

"Үзенчәлекле" балалар өчен алтын музей сәгате" проектының максаты - авыр менталь кимчелекләре булган балаларны социаль җайлаштыру, ияләндерү һәм, һөнәр осталары белән бергә, мастер-классларда декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тудыру юлы белән аларның гаиләләренең социаль бикләнүен җиңү. Проектның әлеге проблемага җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә булышуы аерата мөһим. Проектны тормышка ашыру кысаларында бары тик мастер-класслар комплексы уздыру гына планлаштырылмый, ә бәлки табиблар, педагоглар, психологлар белән очрашулар циклы да күздә тотыла , шулай ук студентларны - булачак психологларны "үзенчәлекле" балалар белән эшкә һәм аларны тернәкләндерүгә өйрәтү программаларын эшләү планлаштырыла.

АДМЯнә үз балаларын алып килгән ата-аналар мондый чараларның гаиләләре өчен ифрат зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Өстәвенә, моңа кадәр мондый нәрсәләрнең берсе дә юк иде бит.

АДМЯ хезмәткәрләре 2016 елның 1 апреленнән һәр сатылган билеттан бер сум исәбеннән "Гаҗәеп балалар" дәвалау педагогикасы үзәгенә акча күчерү турында карар кабул иттеләр. Ә 2 апрельдә, аутизм проблемасы турында мәгълүмат таратуның Бөтендөнья көнендә, Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге "Зәңгәр ут кабыз" акциясенә кушылачак. Аның кысаларында 17.00дән 22.00 сәгатькә кадәр музей-тыюлык дирекциясе бинасы, Сәнгать салоны, Күргәзмә залы, шәһәрнең тарихи музейлары зәңгәр ут белән яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев