Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга нуры" газетасы үткәргән "Минем Алабугамда җәй" рәсем конкурсы җиңүчесе билгеләнде

22 майдан 2 июньгә кадәр «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе Халыкара балаларны яклау көненә багышланган рәсем конкурсы уздырды.

Әлеге конкурс кысаларында без сезгә дөньяның иң матур шәһәрендә елның иң матур вакытын сурәтләргә тәкъдим иткән идек. Һәм иң мөһиме — бу гади рәсем генә түгел, ә район газетасының исеме һәм барлык мәгълүматлар (газетаның исеме, атна көне, чыгу датасы һәм башкалар) язылган тышлык булырга тиеш иде. 
Шулай итеп, без рәсем конкурсына йомгак ясадык. Конкурста бик күп балалар катнашты, һәм шунысы гаҗәп, һәр эш диярлек безне гаҗәпләндерде. 
Барлык эшләрне редакция хезмәткәрләреннән торган жюри бәяләде. Нәтиҗәләр ясау барышында эшнең тематикага туры килүе, башкару сыйфаты, иҗади оригинальлеге, бизәлешнең төгәллеге исәпкә алынды. Шулай итеп, конкурс нәтиҗәләре буенча редакция ике җиңүчене билгеләде. Алар — 24нче балалар бакчасын тәмамлаган Ангелина Шәйхетдинова («Алабуга нуры» тышлыгын ясаган) һәм Танайка урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Светлана Чумакова («Новая Кама» тышлыгын төшергән). Кызларга бүләккә «Уенчык» кибетенә 1000 сумлык сертификат һәм дипломнар тапшырылды. Һәм, әлбәттә, вәгъдә ителгән төп приз — «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары тышлыгында аларның иҗат җимешләре. 
Яшь катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Алар арасында — Әмир Җиһангиров, Аделия Сәлахова; коллектив эш башкарган Радмила Гыйльманова, Азалия Сайфуллина, Данис Усманов һәм башкаларның эшләре югары бәяләнде. Киләчәктә үткәреләчәк бәйгеләребездә дә актив катнашуыгызны телибез. Уңышлар сезгә!
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев