Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газетасы редакциясендә беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды

Ел саен 1 сентябрь алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уза.

Редакция хезмәткәрләренең балалары да читтә калмады. Аларга кирәк-яраклары булган мәктәп букчалары тапшырылды.

Беренче сыйныфка укырга баручы Александр Кельш портфельне «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Сабина Качаева кулыннан алды. Альбина һәм Николай Кельш гаиләсендә ике бала тәрбияләнә. Быел аларның уллары Саша беренче сыйныфка бара. Сашаның мәктәпкә бару теләге зур: анда ул күп дуслар табарга һәм яңа әйберләргә өйрәнергә хыяллана. 

Бүген игезәкләр Риналь һәм Ранель Харисовлар да портфель алды. Балалар бүләккә бик шатландылар һәм бары тик бишлегә генә укырга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев