Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» хезмәткәрләре пионер булган вакытларының истәлекләре белән уртаклашты

Пионерия көне — күпләр өчен якты, бәхетле, өмет һәм планнар, үз илең өчен горурлык хисе белән тулы балачак бәйрәме. 

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» хезмәткәрләре В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуның 99 еллыгы уңаеннан хатирәләре белән уртаклашты.

Күңелләрдә сакланган истәлекләр якты һәм җылы. Кызыл галстук, значок, фоторәсемнәр, макулатура, ветераннарга ярдәм — болар барысы да күңелләрдә түкми-чәчелми саклана.

«Пионер булуымны искә төшерсәм, үземне тагын да бәхетлерәк хис итәм! Үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны тоеп үсү һәм яшәү кемгә ошамас? Ялгыз әбиләргә булыштык, су ташып, идәннәр юдык, туганнарына хатлар яздык, бакчада эшләдек. Отряд белән макулатура, металлолом, икенчел чимал җыйганнар һаман истә. Моннан тыш, төрле өмәләр, походлар, слетлар, һәм, әлбәттә, Пионерия көнендә традицион пионерлар учагы... Безгә ышаныч зур булды. Пионер байраклары — безнең өчен изге, без аларга тигезләштек», — дип искә ала «Алабуга нуры» тәрҗемәчесе Зөлфия Примакова.

Ә менә безнең филиалның баш хисапчысы Зоя Грачеваның ике пионер галстугы булган: кызыл һәм саргыт кызыл. Ул аларны горурлык белән тагып йөрткән.

«Мин звенолар белән бердәм эшләвебезне хәтерлим. Макулатура, металлолом җыю, походлар, экскурсияләр, пионер учаклары. Тантаналы рәвештә пионерга керү истә, әлбәттә. Пионер галстукларын, значокларны горурлык белән тагып йөрттек. Бик шәп булды!», — ди Зоя Михайловна. 
«Новая Кама» ның баш мөхәррир урынбасары Олеся Смирнова безгә үзен пионерга кабул итүләре турында сөйләде. 

«Безне Мәңгелек ут янында пионерга кабул иттеләр. Безнең сыйныфны тезделәр, галстуклар бәйләделәр, значоклар тагып куйдылар. Аннары без пионер антын әйттек», — ди Олеся Григорьевна. 

Филиал бухгалтеры Фиала Егорова көн саен үзенең кызыл галстугын үтүкләп, горурлык белән тагып йөрүен искә ала. 

Ә «Алабуга нуры» сайты веб-мөхәррире Фәридә Әскәрова безгә ел саен Морт авылында Пионерия көнен билгеләп үтүләре турында сөйләде: «Урман аланында зур итеп Пионер учагы ясала иде. Отрядлар еллык отчет биргәннән соң, төрле уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары оештырыла, ә соңыннан һәр класс түгәрәкләп утырып тамак ялгап ала идек».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев