Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" ветераннарына "ТАССРның 100 еллыгы" истәлекле билгеләре тапшырылды

21 майда “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе Галина Кузнецова һәм Зирәк Садыйковага бирелде.

19 майда, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, Алабугада журналистика ветераннарын хөрмәтләү башланды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең редакция ветераннары да бар.  21 майда ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесе Галина Кузнецова һәм Зирәк Садыйковага тапшырылды.

Зирәк Садыйкова район газетасы редакциясендә 45 ел хезмәт куйган кеше, ул Алабуга нуры”нда башта корректор вазифасында эшли, аннары мөхәррир итеп билгеләнә. Коллектив аны бик хөрмәт иткән, хезмәттәшләре арасында абруе зур булган. Һөнәри осталыгы ярдәмендә Зирәк Хәсән кызы үз янында эшләренең чын осталары булган кешеләрне җыя алган. Ул вакытта газета атнага дүрт тапкыр чыга һәм һәр сан кызыклы һәм актуаль мәгълүмат белән тулы була. Зирәк Садыйкованың хезмәте республика дәрәҗәсендә дә бәяләнгән – ул Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия.

– Зирәк Хәсәновна коллектив белән оста җитәкчелек итте, безне берләштерде, еш кына бергә җыя иде. Зирәк Хәсән кызы һәрчак тыныч, сабыр булды, аның кемгә дә булса тавыш күтәреп шелтәләгәнен ишеткәнем булмады. Мин һәрвакыт әйтеп килә идем: ул партиянең үзе кебек – коллективыбызның акылы һәм намусы булды, ди хезмәттәше Галина Кузнецова.

Сүз уңаеннан, Зирәк Садыйкова инде лаеклы ялда булса, Галина Вадим кызы Кузнецованы редакциябездә еш күрәбез, чөнки ул әле дә күп кенә мәкаләләр яза. Галина Кузнецова журналистикада инде 40 ел эшли, күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы темасын яктырту белән шөгыльләнә. Ул “Авыл хуҗалыгы” һәм “Кырлардан хәбәрләр” рубрикаларын алып бара, чәчү барышын, терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешен оператив яктырта. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре аны профессиональлеге һәм эшенә җаваплы каравы өчен хөрмәт итә. Һәрвакыт актив тормыш позициясенә ия булган Галина Вадимовнаның редакция хезмәткәрләре арасында да абруе зур.

“ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе озак еллар “Алабуга нуры” район газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән, мөхәррир вазифаларын башкарган Шәмсия Лотфулла кызы Дадинага да тапшырылачак. Лаеклы ялга китәр алдыннан ул берничә ел газетаны үзе җитәкли. Үзенә һәм башкаларга карата да таләпчән Шәмсия Лотфулла кызы районда булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булды. Ул һөнәри осталыгы, җаваплылык хисе, аралашучанлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды.

Бүләкләнүчеләр арасында Антонина Михайловна Банцарева да бар. Антонина Михайловна озак еллар Новая Камагазетасы редакциясендә, аннары Хорошая елабужская газета редакциясендә эшли. Журналистикага очраклы рәвештә генә килеп эләгә: ире белән бергә Алабугага күчеп килгәч, үз белгечлеге буенча – укытучы булып эшкә урнаша алмый, соңрак “Новая Кама” район газетасында корреспондент вакансиясе булуы турында белә.

Мөхәррир кушуы буенча яхшы мәгълүмати статья язып, бу урынны алуга ирешә. Инде 60 елга якын вакыт узган, әмма Антонина Михайловна, элеккегечә үк, шәһәр һәм район вакыйгалары үзәгендә. Лаеклы ялга чыккач, Антонина Банцарева үз гаиләсенең тормыш вакыйгалары белән уртаклашып биографик китаплар яза һәм бастырып чыгара. Мәсәлән, “Үлемсез полк”– бу аның өлкән абыйсы, якташыбыз, хәрби разведчик Павел Никоновның фронт көндәлеге. Китап Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән Татарстан халкына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев