Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» төркеме яңа фотобәйге башлап җибәрә

Нәтиҗә 11 октябрьдә – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә ясала.

Һәркем үз туган авылын иң матуры дип саный. Әлбәттә, иң моңлы сандугачлар, иң салкын сулы чишмәләр, иң биек таулар бары бездә генәдер кебек тоела. Шулай дип уйлыйсыз икән — бу бәйге сезнең өчен! 
Авылыгызның матур табигатен, кешеләрен, бакча-чәчәкләрен төшереп безгә җибәрегез һәм бүләкләр алыгыз! Һәрбер фото «Инстаграм» битендә аерым пост итеп урнаштырылачак, ә иң матур фотоларны газетада бастырачакбыз. 
Конкурс шартлары: 
-    безнең төркемгә язылган булу;
-    бонкурс турында шушы язманы үзеңнең аккаунтыңа репост итеп урнаштырырга;
-    фотоларны (авыл исемен, авторын һәм телефон номерын күрсәтеп) директка яки ватсап номерына җибәрергә 8-927-429-99-67;
-    Дус-туганнарыңны нәкъ менә сезнең фото өчен тавыш бирергә өндәргә һәм тавыш бирүчеләрнең барысы да "Инстаграм«дагы «Алабуга нуры» төркеменә язылган булырга тиеш.
Нәтиҗә 11 октябрьдә — Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә ясала. Җиңүче "лайк"лар буенча билгеләнә.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 8-927-429-99-67.
Катнашырга һәм җиңәргә ашыгыгыз!
Конкурсның нигезләмәсе: http://alabuganury.ru/news/konkurs/alabuga-nury-gazetasyny-instagram-akkauntynda-fotokonkurs-tkr-turynda-nigezlm 
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев