Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга нуры” газетасына язылган алабугалылар призлы булды (фото)

Бүген шәһәрдә әбунәче көне үтте.

Сәгать 10нан 12гә кадәр алабугалылар 2 нче санлы почта бүлекчәсендә "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына языла алды. Иң беренчеләрдән булып, "Алабуга нуры"ның даими укучысы Гөлсәрия апа Якупова килде. Газетаны ул инде күптән алдыра икән.

- Газетада басылучы төрле повесть-хикәяләр, аш-су рецептлары ошый. Тапшырулар программасы булу да бик әйбәт.

Гөлсәрия апага без хуҗалыкта бик тә кирәкле әйбер - тарелкалар тупланмасы бүләк иттек.

24 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Елена Васильева "Новая Кама" газетасына беренче мәртәбә языла. Моңа кадәр ул аны эштә укып барган булса, хәзер инде үзенә аерым язылырга булган. "Күптән укыганым юк иде", - диде ул безгә.

Язылучы кешеләргә хуҗалык кирәк-яраклары, Яңа ел чыршысына элү өчен гирлянда һәм уенчыклар тапшырылды.

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына киләсе яртыееллык өчен язылу дәвам итә. Киләсе җомга көнне (21 ноябрь) газетаны редакциядән, үзәк китапханәдән һәм мәдәният сараеннан килеп алырга теләүчеләр басмаларга 9 сәгатьтән 12гә кадәр Үзәк китапханәдә, 13.30 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр мәдәният сараенда языла ала.

Ярты елга язылу бәясе (редакциядән, үзәк китапханәдән һәм мәдәният сараеннан килеп алган очракта):

"Алабуга нуры" - 186 сум,

"Новая Кама" - 170 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев