Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” коллективы редакциядән пенсиягә киткән өлкәннәр белән очрашты

Очрашуга редакциядә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан тугыз пенсионер килде.

Дүшәмбе көнне бәйрәм уңаеннан "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газетасы хезмәткәрләре редакциядән лаеклы ялга киткән пенсионерларны чакырган иде.

Очрашу хәл-әхвәл сорашудан башланды. Кемдә ничә онык, гаиләдә нинди үзгәрешләр булган, кем нәрсә белән мавыга... Чәй янында яшьләр белән аралашып, үзләре дә яшәреп киткән өлкән буын вәкилләре бүгенге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында гына түгел, ул мәсьәләләрне китереп чыгарган сәбәпләр хакында да бәхәсләште. Чакырылган 13 кешенең 9 ы килгән иде. "Алабуга нуры"нда озак еллар эшләгән Роза Абдул кызы Мөбәракшина, Шәмсия Лотфулла кызы Дадина, Зирәк Хәсән кызы Закироваларны күрүебезгә без бик шат булдык. Шәмсия апа белән Зирәк апа редакциягә килеп, әледән-әле хәлебезне белеп торалар.

Бер шәһәрдә яшәсәң дә, бергә җыелырга җай чыкмый. Өлкәннәр көне алдыннан очрашуга сөенеп килгән пенсионерларыбызга шатлыклы озын гомер, бәхетле картлык теләп калдык. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигәндәй, редакциядән аларга күчтәнәч - ашамлыклар җыелмасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев