Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга нуры”суган ашыннан авыз итәргә чакыра

Катнашучыларны газета редакцияләренең махсус призы көтә

Гадәттәгечә, ярминкәнең икенче көнендә (2 август) авыл йорты ишегалдында Суган фестивале үткәрелә. Фестивальне "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары оештыра. Редакция хезмәткәрләре ел саен Швейцария пешекчеләренең оригиналь рецепты буенча искиткеч тәмле суган ашы пешерә. Теләге булган һәркем ашны бушлай авыз итә ала. Моннан тыш, алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары төп атрибуты суган булган бәйге һәм ярышларда катнаша ала. Шунысын да әйтергә кирәк: бу суганнар тирә-якка данлыклы Танайка туфрагында үстерелгән. Суган фестивале ахырында суган патшасы белән патшабикә сайланачак. Аларга редакциянең төп призы - кәрәзле телефоннар эләгәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев