Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга пенсионерлары «Өченче яшь» спартакиадасы йомгаклары буенча беренче унлыкка керде.

Спартакиада Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 320 пенсионерны берләштерде.

29 июньдә алабугалыларның «Россия пенсионерлар союзы» җәмәгать оешмасы активистлары «Өченче яшь» XI республика пенсионерлар спартакиадасының финалында катнашты. Ярышлар республикабыз башкаласында — Казанда үтте һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде. 
Спартакиада Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 320 пенсионерны берләштерде. 
Финалда катнашу өчен, Алабуга 6 спортчыдан торган җыелма төркем тәкъдим итте. Спартакиаданың шәһәр этабында аларның һәркайсы төрле дисциплина буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Алабугалылар өстәл теннисы, йөзү, дартс һәм пуля атышуда ярышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев