Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полиция хезмәткәре өчен тавыш бирегез

Полиция капитаны Ришат Галиев "Халык участковые" бәйгесенең икенче - төбәк этабында катнаша.

"Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе инде бишенче тапкыр уздырыла. Кешеләр иң яхшы участковыйны Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлап алалар. Бу - полициянең иң мөһим һөнәрләренең берсе булган хезмәткәрләр эшен бәяләүдә эчке эшләр органнары һәм җәмәгатьчелекнең ачыктан-ачык һәм үзара партнерларча эш итүенең менә дигән өлгесе.
Конкурсның район этабы 11еннән 20 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Анда безнең җөмһүриятебезнең барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт вазифасы башкаручы участок полиция хезмәткәрләренең иң яхшы вәкилләре катнашты. 7сеннән 16 октябрьгә кадәр бәйгенең икенче - төбәк этабы узачак. Алабугадан полиция капитаны Ришат Галиев шушы икенче турга "барып җитте". Ул хезмәт күрсәтә торган территориягә шәһәрнең аскы өлешендәге торак йортлар керә.

Тавыш бирү өч этапта үтәчәк. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия ЭЭМ территориаль органының иң яхшы участковые конкурсның Бөтенроссия этабы финалында катнашачак. Ул 1еннән 10 ноябрьгә кадәр федераль дәрәҗәдә онлайн-тавыш бирү формасында узачак. Иң халыкчан участковый исеме белән бүләкләү һәм төп призны тапшыру конкурста катнашучыларның һөнәри бәйрәмнәре - участок полиция хезмәткәрләре көне алдыннан тантаналы шартларда булачак.
Участковый өчен https://16.mvd.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин, моның өчен тәкъдим ителгән исемлектә Ришат Галиевне сайлап алырга һәм аның фоторәсеменә "күрсәтергә", ягъни аны сайлап алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев